«Беренчеләр хәрәкәте», «УРАМ» экстрим-паркы вәкилләре белән берлектә, 28 июльдән башлап, Татарстан паркларына сәяхәт башлый. Анда катнашучыларны төрле уеннар, спорт ярышлары осталык дәресләре, биюләрдә катнашу көтә. «Беренчеләр хәрәкәте” төрле мавыгулары булган яшүсмерләрне берләштерә.
Быел аларны экстрим-паркларга җәлеп итәргә булганнар. Сәяхәткә кайбер спортчылар да кушыла. Сәяхәтләр 28нче июльдән башлап, 6нчы августка кадәр Түбән Кама, Чаллы, Менделеев, Әлмәт, Лаеш шәһәрләрендәге паркларга оештырыла. Бәйгеләрдә җиңүчеләр турның финал этабына чыга. Ул 30нчы августта Казанда уза.