Кошчылык Татарстан республикасы авыл хуҗалыгының иң үсеш алган тармакларының берсе. Кош ите, йомырка белән үзебез республикадан тыш башка регионнарны да тәэмин итү егәрлегедбез бар. Шулай ук каз, күркәләр үрчетү күрсәткечләре дә дә үсештә. Илле еллык тарихы булган Лаеш кошчылык фабрикасыннан хәбәрчебез Мөршидә Җиһан репортажы.
Яңа тернәкләнеп аякка басып киткән чакларны әнә шушы һәйкәл генә искәртеп тора. Биредә хәзер барысы да заманча. Биналар да яңартылган почет тактасында да башка фамилияләр. Шушы урында кайчан гына баш зоотехник Әлхәт Вәлиев фотосурәте иде. 45 ел узып киткәнен сизми дә калдым ди хезмәт ветераны.
Баш зоотехникның эше кошларга ризык рационы әзерләү белән бәйле. Әйтәсе генә ансат, әмма гамәлдә ул бик катлаулы хезмәт. Әмма ул чорда барысы да диярлек кул хезмәте белән башкарылганга беркемгән дә эш җиңел бирелмәгән. Хәтта тартмаларга да йомычка һәм сүс катнашмасы җәеп үзебез тутыра идек дип искә ала ул чорны хәтерләгән буын.
Алтын бәясенә төшәрлек кебек тоелса да бер җайга салынгач еллык йомырка җитештерү 60 миллион данәгә кадәр үсә. Профсоюз оешмасы тарафыннан фабрикада эшләүчеләргә игътибар арта. Фатир, ял итү юлламалары,бирелә. Ел саен коллектив белән Әтәч көнен, ягъни Кошчылык бәйрәмен үткәрү традициягә керә. Ә 2017 елда Кошчылык фабрикасының яңа тарихы языла башлый. Аңа шушы төбәктә туган мәшхүр шәхес Державин исеме бирелә.
Лаеш кошчылык фабрикасы Татарстанга кирәкле йомырканың 25 процентын җитештерә. Елына 170 миллион йомырка. Продукциянең сыйфаты транспортёр лентасы буенча барганда зыян күрер дип борчыласы юк. Гәрчә, аның озынлыгы тулаем алганда чакрым ярымнан артык булса да. Сортларга бүлү машинасы автомат рәвештә үлчәп чыгара, эшкәртә һәм йомырканы төрә.
Ел саен фабрика яңа максатлар куя. Чебиләрне бер тәүлектән алып 120 көнгә кадәр үстерү өчен ике корпус эшли, шушы арада тагын берне ачу күздә тотыла. Шулай ук сугым цехын эшләтеп җибәрүгә ихтыяҗ зур. Киләчәктә фабрика эшчеләре тәкъдиме белән онытылып барган Әтәч көнен бәйрәм итү традициясен дә яңартырга җыеналар.
Мөршидә Җиһан , Ренат Сәхибгәрәев. Татарстан яңалыклары Лаеш районыннан.