Казанда йортларда капиталь ремонт 76 % ка башкарылган. Быел барлыгы 217 күп фатирлы йорт яңартыла. Бу хакта мэриядэ узган кинэшмэдэ хэбэр ителде. Лифтлар барлык йортларда алыштырылган, аларның саны 158 гә җитә.
Җылылык булдыру, түбә һәм фасадларны ремонтлау кебек эшләр 15 нче августка кадәр, ә калган барлык эшләр 1нче ноябрьгә кадәр тәмамланырга тиеш . Бүгенге көндә 30 йортта җитешмәү күзәтелә, алар контрольгә алынган.
Шулай ук, «Безнең ишегалды» программасы буенча төзекләндерү эшләре дәвам итә. Быел 19 йортта яшәүчеләр яңартылган йорт кына түгел, төзекләндерелгән территория дә алачак.
Яңа Савин районында 21 мең квадрат метр мәйданда ишегалды төзекләндерелде. Шул исәптән, эшләр Фатыйх Әмирхан урамындагы 28, 30, 32 адреслары буенча урнашкан ишегалды территорияләрендә башкарылган.
Балалар һәм спорт мәйданчыклары урнаштырылган. Җирле халык үтенече буенча спорт мәйданчыгы төзегәннәр һәм алар йөрергә күнеккән юлларны саклап калганнар. Быел «Безнең ишегалды» программасына Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарының 49 ишегалды кергән, шуларның 15е инде үтәлгән.