Татарстанда быел яшь педагоглар өчен «Безнең яңа укытучы» грантын кабат бирә башларга җыеналар.
«Министрлар Кабинетының «Безнең яңа укытучы» гранты турындагы карарының проекты әзерләнде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу грантны 2023 елдан башлап яңарту бурычын куйды. Шуңа күрә тармакка яңа педагоглар килер дип өметләнәбез», – диде ул. Хәзер Татарстанда башлангыч сыйныф укытучылары җитми.
«Безнең яңа укытучы» гранты Татарстанда 2011нче елдан бирле гамәлдә булды. Ул педагог эшенең беренче өч елында хезмәт хакына айга 10 мең сумга кадәр өстәмә түләү бирүне күздә тота. 2020нче елда ул гамәлдән чыгарылган иде. Бу грант ярдәмендә мәктәпләргә ел саен 200 яшь укытучы килә.