Болгарда бер атна дәвамында барган “Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестивале ябылды. Зур чара Татарстанның чигүле картасын тәкъдим итү һәм ачык һавада “Кара Пулат” операсын күрсәтү белән тәмамланды. Болгардан Айзилә Батырханова әзерләгән язма.
Татарстанның чигүле картасы — милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елының тагын бер зур уңышы. Исегезгә төшерәбез, Әлеге проект республикабызда февраль аенда башланган иде. Шушы хезмәткә керешү өчен җөмһүриятебез картасының муниципаль район территорияләренә туры килгән географик сызымнар-өлгеләр һәм канва-тукымалар әзерләнеп, шунда яшәүче осталарга юлланган.
Бу бик зур хезмәт. Тукыманың һәр өлешенә олы мәгънә салынган. Район осталары башта туган якны өйрәнү музейларында үз районына хас чигү үрнәкләре белән танышты, аны өйрәнде. Фәнни консулҗтантыбыз Гүзәл Вәлиева һәм дизайнерыбыз Эллари Шәйхи белән һәрвакыт элемтәдә тордылар.
Татарстанның чигүле картасы проекты кысаларында осталар туган якны өйрәнү музейлары һәм шәхси коллекцияләрдә сакланган борынгы үрнәкләргә таянып сөлгеләр дә чикте.
3 көн дәвамында Болгарда «Яшәү рәвеше – мәдәни код» халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестиваленең мода күрсәтүләре узды. Этно коллекцияләрне күрсәтү Алтын хәситә конкурсында җиңү яулаган «Риваять» коллекциясен тәкүдим итү белән башланып китте.
Бу коллекция олы мәгънәгә ия – җирдә сандуөгачлар тавышына кушылып, татар кызы туа. Быел Фестивальдә Россия регионнарыннан барлыгы 63 дизайнер катнашты. Алар белән күрешеп-фикер алышу бик кирәкле эш булды.
Этномода коллекцияләрен 8 чит ил дизайнеры да тәкъдим итте.
Татарстанга беренче килүебез. Безгә бик ошады. Татарстан халкына Без матур абая үрнәкләрен алып килдек. Әлеге киемнәрдә кына белән сурәтләү алымнары кулланыла.
“Яңарыш: дастанның заманча укылышы” фестиваленең ябылышына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде.
«Кара пулат» операсы – Болгардагы шушы фестивальнең башлангычы һәм матур чагылышы. Ул быелгы фестивальнең матур финалы», – диде Минтимер Шәймиев.
Оештыручылар әйтүенчә, кара пулат операсын карарага 1500 ләп кеше килгән.
Айзилә Батырханова, Александр Решеткин, Татарстан Яңалыклары.