Республикабызның төрле тармакларда эшләүче 50 кешегә дәүләт бүләкләре тапшырылды. Тантаналы чара Казан Кремлендә премьер-министр Алексей Песошин катнашында узды. Безнең телерадиокомпаниядә күп еллар эшләүче журналист Дмитрий Второв та лаеклы бүләген алды. Тулырак алдагы сюжетта.
Казан Кремленә күп еллар үз эшләренә калучыларны бүләкләү тантанасы җыйдылар. 50 кеше — фән хезмәткәрләре, табиблар, тренерлар, укытучылар, химиклар, тәрҗемәчеләр, предприятие хезмәткәрләре дәүләт бүләкләренә лаек булды.
Сергей Кривошапко 38 ел элек табиб һонәрен сайлаган, 16 нче хастаханәдә авыруларны дәвалый. Табиб Россия дәүләт бүләге — Луки Крымский медаленә лаек булды. 20 нче елда Владимир Путин әлеге медальне коронавирус инфекциясе чоры вакытында зур өлеш күртүчеләргә тапшыру өчен гамәлгә кертте. Кривошапко беренчеләрдән булып кызыл зонага кергән.
Мактаулы исемгә хезмәттәшебез “Татарстан” ДТРК алып баручысы Дмитрий Второв лаек булды. Ул 91-нче елның августында 9 сыйныфта укыганда репортаж әзерләү өчен беренче тапкыр кулына микрофон тоткан.
Ике елдан соң Дмитрий Второвның сюжетларын республика телевидениесендә күрсәтә башлыйлар. Күп еллар Дмитрий Второв «Парламент хәбәрләре » атналык сәяси программасы җитәкчесе һәм алып баручысы. 2015 нче елдан башлап «Россия-24» каналында «Агробизнес» сәхифәсен алып бара. Шулай ук ватанпәрвәрлек тематикасына багышланган «Ракурс» программасы авторы.
Бүләкләнүчеләргә намуслы хезмәтләре һәм эшләренә тугрылыклы булулары, республика үсешенә зур өлеш кертүләре өчен рәхмәт сүзләре әйтелде.