Янәшә йөрүче һәм бер-берсен тулыландыручы төшенчәләр. Шушы дөньяда кайнап яшәүчеләр безнең янда, арабызда булуы сөендерә. Районыбызның Чәбья Чүрчи авыл клубында хезмәт куючы гаилә турында оста да , остаз да диеп була. Аларның Чиләбе шәһәреннән бу якларга кайтып төпләнүе безнең бәхеткә булган кебек. Әнә марионеткалар театры оештырып авыллар буйлап балалар күңеле күреп йөриләр хәзер. 30 кешеле авылда бу башлангыч яңалык кына түгел сенцация. “Арт — Грате” театры белән хәбәрчебез Райлә Галәвина танышып кайтты.
Җәйнең кызу көннәрендә, уттай урак өстендә авыл башында гына торучы клубның ишекләре киң ачык. Көндезләрен дә, кичләрен дә авылдашларның күңелен күрү дигәндә Зөлфия ханым белән тормыш иптәше Вячеслав әфәнде хезмәттә. Бу аларның эш урыны. Ә эшләре курчак уйнау белән бәйле.
Иҗади гаиләнең Саба районына алып килгән яңалыклары марионеткалар театры оештыру. Тумышы белән Саба районы, Нырты авылыннан булган Зөлфия ханым яшьлеген Чиләбедә уздыра. Биредә ул сәнгать институтын тәмамлый. Хореограф була. 45 ел үзен бу һөнәргә багышлап, меңәрләгән кешене бию серләренә төшендерә. Лаеклы ялга чыккач, туган як, туган нигез үзенә тарта. Ул тормыш иптәше белән бер фикергә килеп, туган нигезгә кайта.
Иҗат дигәндә тынгысыз Зөлфия ханымны Нырты мәктәбенә хореограф эшенә чакыралар. Укучылар белән бик тырышып бию дәресләре алып барганда Чәбья Чүрчигә клубка мөдир итеп билгелиләр. Яңа эшкә яңалык кирәк диеп, янына тормыш иптәше Вячеславны да чакыра. Моңа кадәр 3Д анимация мульфильмнар эшләү белән мавыккан иргә курчаклар ясау, марианеткалар театры оештыру идеясе килә.
Бу эшкә үз белдеге белән менә шулай җиңел генә кереп китә. Тарихка күз салсак, гади курчакны хәрәкәткә китерү аша мәгълүм бер темага тамаша күрсәтергә тырышу бик борынгыдан килгән сәнгать. Ул вакытта бу курчакны „Петрушка” дип атыйлар. Халык арасында, бигрәк тә, балалар арасында, популяр театр булып китә. Курчак театры өчен махсус пьесалар языла башлый. Аның сәхнәсендә инде, „Петрушкалар” гына булмыйча, халык әкиятләрендәге геройлар гәүдәләнә. Рус һәм Европа классикларының әсәрләрендәге образлар сәхнәгә баса. Вячеслав әфәнде дә авторларның иҗатларын өйрәнеп, балаларга якын булган бу курчаклар дөньясында бар хыялларын, мөмкинлекләрен эшкә җигеп иҗат итә.
Курчак уйнатуның бу төр системасын “Марионеткалар ”дип йөртәләр. Мондый курчаклар күбесенчә биюгә осталар. Сөйләү, җырлау шикелле эшләрне дә эшлиләр.
Һәр герой Вячеславның үз куллары белән туа. Ул аларны пенаплекс материалыннан ясый. Алар йөртергә җиңел була. Араларында балчыктан эшләнгәннәре дә бар. Андыйлар күтәрәмгә авыррак бу сәхнәдә уйнаганда үзен сиздерә. Әлбәттә артист булмаган героебызга авырлыклар моның белән генә бетми. Коллектив белән башкара торган күмәк эшне алар икесе генә алып баралар.
Арт — Гратте театры репертуарында бүгенгә ике әсәр бар. Берсе Леонид Филатовнын “Укчы Федот” һәм рус халык әкияте “Вержки и корешки” исемлеләр. Өченчесенең дә өстендә эш бара. Ул Тукаебызның “Кәҗә белән сарык” әкияте булыр, дип торалар. Моңа кадәр театр эшенә алар үз акчаларын гына тоткан булсалар, яңа әсәрләр өстендә эшләгәндә җитәкчеләр ярдәменә дә өмет итәләр.
Иҗади гаилә җәйнең матур вакыйгасы, Казанда узачак “Крутушка” республика бәйгесенә чакыру алган. Хәзер шунда бару турында уйланып репертуарларын һәм курчакларын барлыйлар. Алар өчен бу зур мәктәп һәм тәҗрибә бүлешү чарасы булып тора.