ЯшелҮзәндә «Автоледи-2023» хатын-кызларарасында машина йөртү осталыгы бәйгесе узды. Чара механика колледжының уку мәйданчыгы территориясендә оештырыла. Бәйге «Юл хәрәкәтеиминлеге» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә Дәүләт автоинспекциясе бүлеге тарафыннан оештырыла.
Яшел Үзән районының Осиново бистәсеннән катнашучы Ольга Иванова — автоинструктор, ул 18 яшеннән машина йөртә. Бәйгегә үзен тикшерергә, килгән, ягни кагыйдәләрне искә төшерергә, автомобильне йөртү дәрәҗәсен күтәрергә дип, бу юлда да, мәйданчыкта да мөһим.
Ә менә бәйгедә катнашучы Елена Киселеваның иң ерак сәяхәте Йошкар-Ола шәһәренә кадәр була.
Татарстанда һәм Яшел Үзәндә «Автоледи» бәйгесе, ел саен үткәрелеп килә. Руль артында йөрүче хатын-кызлар арасында профессионаллар арта бара, һәм алар менә шундый бәйгеләр ярдәмендә башка автомобиль йөртүчеләргә үрнәк күрсәтә.
Барлык катнашучыларга бүләкләр һәм Мактау грамоталары тапшырылды. Медалнең бакырын Валентина Хазиева алды, икенче урынны Ольга Иванова яулады. Ә кубокны җиңүче Эльгина Гайнетдинова үзе белән алып китте.
Бүгенге көндә Эльгина — 3 нче августта Казанда узачак «Автоледи — 2023» республика бәйгесендә катнашырга әзерләнә.