Быел авангардлылар алдында 2500 га көзге һәм 8000 га язгы бөртекле культураларны җыеп алу бурычы тора. Бөртеклеләрне түкми-чәчми генә җыеп алу өчен 32 комбайн әзерләп куелган. Вакытында яңгырлар булмавы язгы культураларга зыян китерсә дә, елына күрә уңыш та сөендерерлек, диләр биредә. Ике атна алдан уракка төшкән игенчеләрнең кәефләре ничек? Безнең хәбәрчеләребез репортажында.
Яшьтән үк комбайн ярдәмчесе булып эшли башлаган Наил Хәйбуллин быел 21нче урак сезонын өр-яңа комбайнда башлап җибәрә. Заманча техникада эшләве үзе зур бәхет. Яңгырлар сөендермәсә дә, игеннәр күзне иркәли ди механизатор.
Икенче ел рәттән әтисенә ярдәмгә медицина коллиятененең 2 курсында белем алучы кызы Раилә килә.
Быел уракка ике атна чамасы иртәрәк керешкәннәр. Көннәрнең аяз һәм эссе торуы дымлылыкны тиз киметә. Тамырда да дым күп түгел. Быел бигрәк тә, чөнки көздән дә яңгырлар аз булуы, җирнең дымга туеп кала алмавы да уңышка йогынты ясый.
Май аенда булган яңгырлар көзге культураларга ярдәм итсә, язгы культуралар куркыныч астында. Шушы көннәрдә явым-төшемнәр булса, әле сабан бодаена өмет бар икән. Чөнки алар әле башак тутырып кына киләләр.
2020нче елда ел әлеге басудан бер гектардан 70ц уңыш җыеп алган булсалар, быел әлеге басудан 30-32 ц арпа чыгар диеп өмет итәләр.