Татар матбугатына күзәтү — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Мәдәният

Татар матбугатына күзәтү

17.07.2023
Татар матбугатына күзәтү

Адәм баласын хафага салу өчен дә, шөкер иттерү өчен дә күп кирәкми. Әле июнь аенда да сукранып мичкә яккан авыл кешесен июль башындагы челлә, куркуга салып кына калмыйча, авыруга сабыштырды. Корылыктан саргайган табигать халәте күпләрне йокысыз калдырды. Ә инде Аллаhның рәхмәте белән коеп яуган яңгырлар бер мизгелдә барысын да үз урынына куйды. Шушы каршылыклы җәйнең төп уңайсызлыгын “Шәhри Казан” газетасы беренче битенә чыгарып биргән. Ә инде язманың исеменә килсәк-“Бәрәңгегә су сибәргәме?” дигән сорау ул- риторик ,ягъни җавапсыз да аңлашыла торганнардан. Бирмим дисә, безнең бу гамәлебез көлгә су сибүне генә хәтерләтәчәк. Иң элек күңелләребезне кыргаксынудан сакласак иде.

Тормышта авырлыкларсыз гына булмый. Шуңа да бөтен нәрсәгә дә фәлсәфи күзлектән, тормыш тәҗрибәсеннән чыгып карарга өйрәнергә кирәк. Шул ук “Шәhри Казан” газетасының иманлы сүз сәхифәсендәге язма моны тагын бер кат раслый.
Курган өлкәсендәге 7 май көнне сәгать ярым вакыт эчендә көлгә әйләнгән Йолдыз авылы бүген ни хәлдә? Андагы халык нинди өметләр белән яши?” “Ватаным Татарстан” газетасы хәбәрчесе Йолдызның бүгенгесе белән таныштыра. Гыйбрәтләр алыр өчен менә дигән язма.
Газетаның манзара сәхифәсен көтеп алучыларга бу юлы татар эсрадасының иң тырыш hәм зәвыклы җырчысы Раяз Фасыйхов белән әңгәмә тәкъдим ителгән. Артистның:”Горурлык ул- безнең таныклык” дигәне белән килешәсең ул язманы укыгач.
Хәзер журналлар турында. “Казан утлары”ның июль саны Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның “Каршылыклы хисләр карулаша»”дигән шигри тупламы белән ачыла. Шагыйрьнең hәр шигыре халкыбызның авырткан җирләре-яралары турында. Аларны укуы ,җырдагыча әйтсәк, кыен да, рәхәт. Язучы Рафис Корбанның “Артык кешеләр” роман-эссесе исә безне совет чоры золымына дучар булган күренекле шәхесләребезнең катлаулы язмышлары турында. “Мин бу әсәремне документаль фактларга нигезләнеп яздым” дигән иде бер әңгәмәсендә Рафис. Романның дәвамы журналның киләсе санына калган.
“Сөембикә” журналындагы язмалар арасында дүрт бала белән тол калган Светлана Ибраhимованың ачылып сөйләве мәшhүр җырчыбыз Ренат Ибраhимовны тагын да ныграк аңларга ярдәм итә. Җырчының рухы шат булсын, ә Светлананы Аллаh ярдәменнән ташламасын.
“Тормышымдагы төп максатым- кешеләргә файда китерү hәм үземнән соң эз калдыру. Мәңгелеккә эз калдыра алсам, бик бәхетле булачакмын. hәр кеше дә шулай дип яшәсен иде!” Матди байлыкка ирешеп тә тормышка фәлсәфи күзлектән карый белгән, күңеле изгелек белән сугарылган, җанында иман нуры балкыган Ильяс Гыймадов әнә шулай дип ярып салган.
Арабызда Ильяс Гыймадов кебек зыялы, иманлы бәндәләр күбрәк булса иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!

Новости СМИ2

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
«Яңарыш: эпосның заманча укылышы» фестивале

«Яңарыш: эпосның заманча укылышы» фестивале

Яңалыклар (5.06.23)

Яңалыклар (18.07.23)

Хәерле көн, Татарстан!(5.06.23 )Татарстанның атказанган агрономы — Харис Камалеев

Хәерле көн, Татарстан! (18.07.23)

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+