Тарихыбыздан билгеле, татар халкы гомер буена изге эшләр кылган, матур гамәлләр башкарган. Бүген дә, яраткан артистларыбызның хәйрия концертлары оештыруы гадәти күренешкә әйләнеп бара. Чираттагы матур тамашаны безнең хәбәрчебез Фәннур Хәсәнов белән Александр Решеткин да күреп кайтты. Тулырак чираттагы видеоязмада.
Ике нәрсә кешене картайтмый: берсе — изге эш, икенчесе — изге сүз. Шуңа өстәп өченчесен дә әйтеп буладыр- ул кеше күңеленә үтеп керә торган җыр. Күптән түгел генә, Казаныбызның иң күркәм залларының берсе булган Ленин исемендәге мәдәният сараенда шундый изге эш – изге гамәл, концер -тамашаларның чираттагысы булып узды. Сәхнә тутырып, яраткан артистларыбыз тамаша кыла. Бар да яшьләр, матурлар, чибәрләр. Изге эшнең кешене картайтмаганын белеп эш итәләр ахрысы.
Игелек — ул яхшылык, изгелек, яхшылыкка җавап итеп кайтарылган яхшылык. Тирә-юнебездә миһербанлы, игелекле кешеләр шактый. Шул кыска гына вакыт эчендә һәммәбез дә күркәм гамәлләр эшли алабыз,-диләр катнашучылар.
«Изгелек эшлә дә, суга сал, халык белмәсә балык белер», ди татар халык мәкале. Суга ыргыту төшенчәсе тормышның “мәңгелек елгасы”на ыргыту дигәнне дә аңлатадыр. Яхшы эш югалмас, яхшылык сезгә әйләнеп кайтыр, дигән әйтемне дә күпләребез белә. Әлбәттә, бүгенге кичәдән кемгә күпме изгелек өлеше тияр, азмы, күпме, анысы билгеле түгел. Ләкин, изгелек җирдә җәелеп, күренмичә ятмас, эшли барган саен өелә барып, тау кебек булыр. Баксаң, ияләренә дә барып җитәр.