Күпьеллык үләннәрнең беренче пакосыннан 3,5 т сенаж хәзерләнгән. “Авангард” агрофирмасының “Коммуна” хуҗалыгында терлекләрне кышлату өчен сенаж салу эше алып барыла. Моның өчен 8 берәмлектә техника җәлеп ителгән. Бүгенгесе көнгә аларның ел ярымлык запаслары бар инде. Алда тагы нинди бурычлар тора? Безнең хәбәрчеләребез урында булып, коммуналарның эш тәҗрибәсен күреп кайтты. Тулырак, киләсе язмада.
Туфрактагы дым запасы аз булуга да кармастан, Бәбки авылы янындагы басулардагы беръеллык үләннәрнең торышы яхшы. Бүген биредә Коммуна хуҗалыгы механизаторлары көнгә 10-11 рейс ясыйлар. Шушы хуҗалыкта озак еллар механизатор булып эшләүче Рәис Шәяхмәтов әлегә кадәр игеннәрне тукландурыга эшләсә, хәзер исә бар көчен сенаж салуга юнәлткән.Башка районнар белән чагыштырганда безнең кырларда берьеллык үләннәрнен торышы яхшырак ди ул.
Иртәдәнге 7 дән кичке 7 гә кадәр кадәр биредә техника берөзлексез эшли.Сенаж салуга 2 комбайн,4 камаз,2 трактор җәлеп ителгән. Баш зоотехник Ринат Әхмәдуллин сүзләренә караганда малларны уңышлы кышлату өчен хуҗалыкка 6,5 т сенаж хәзерләргә кирәк. Моннан тыш әле узган елда хәзерләгән запаслар да бар икән.
Соңгы арада булып узган яңгырлар күп еллык үләннәрнең дә күзгә күренеп үсеп китүенә сәбәпче булды. Барлык кырларда тигез яумаса да, кукуруз басуында ул 12мм тәшкил иткән. Димәк көзгә кадәр әлеге культурага да өмет бар.
Әлбәттә, зур уңышка яңгырлар булганда гына өмет итеп була.