Мәрҗәни мәчете бинасында волонтерлар, махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен үз куллары белән каплау челтәрләре ясый. Тулырак алдагы язмада.
Менә шулай догалар кылып, теләкләр теләп челтәр үрүне тәмамлыйлар волонтерлар. Һәрберсе бирегә үзе теләп килгән, махсус хәрби операциядә катнашучыларга ничек булса да ярдәм итәсе килә ди әбиләр.
Әлеге челтәрләр — алтынга тиң. Утырдың да үрдең генә түгел, әлеге эшне башлап җибәрер өчен волонтерлар һәм оештыручылар шактый авырлыкларга юлыккан. Ашаган белми, тураган белә диләр.
Эшли торгач челтәр үрүнең нечкәлекләренә төшенгәннәр. Үрү ысулын да үзләштергәннәр. Әбиләр җырлый-җыйрлый эшлиләр, кайвакыт моңсуланып та алалар, ләкин мондый очракта дога кылулар ярдәмгә килә.
Биредә эшләүчеләр җанын-тәнен биреп эшли. Берничә йөз чакрым ераклыктагы ватандашларына ак яулыклы әбиләр шул рәвешле рух ныклыгы, көч-куәт, өмет өстәргә тырыша. Һәрбер волонтер бирегә эшкә килгән кебек ук иртәнге сигездән эшли башлый. Бер станокта якынча 4-5 кеше көч куя, кайвакыт ике сменага да бүленеп эшлиләр. Кыскасы, эш кайный һәм бер секундка да тукталып тормый.
Чыннан да махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен әлеге челтәрләр файда китерә һәм зур әһәмияткә ия. Әбиләргә рәхмәт сүзләрен әйтеп видеоязма да юллаганнар.
Махсус хәрби операция тарихта эз калдыра торган вакыйга. Моны Мәрҗәни мәчетендә эшләүче хезмәткәрләр дә бик яхшы аңлый, шул уңайдан музейда рәхмәт хатлары, фотолар тупланган почмак булдырылган.
Һәрбер теләк белдерүче Мәрҗани мәчетенә килеп каплау челтәрләрен ясарга булыша ала, гуманитар ярдәм алып килә ала.