Иске Татар бистәсендәге «Мәрҗани» мәчете янында «Шәҗәрә бәйрәме – Праздник родословной» фестивале узды. Тулырак мәгълүмат хәбәрчебез язмасында.
Мәрҗани мәчете каршындагы Ислам мәдәни үзәге Иске Татар бистәсендәге галәикә кергән «Шәҗәрә бәйрәме» уздыру урыны. Тантаналар Россиядә билгеләп үтелә торган Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә туры китерелде.
Кунаклар кулдан ясалган уенчыклар, бизәкләр, азык-төлек, кием-салым, сувенирлар сатып алды. Бәйрәмдә Татарстандагы төрле гаиләләрнең шәҗәрәләрен күрсәттеләр. Программада тамашачылар өчен Татарстан Республикасының атказанган артистлары һәм яшь башкаручылар чыгыш ясады. Шунда ук, җалалар Сабан туе да уздырылды.
Чараның максаты гаилә һәм нәселнең ролен, аларның әһәмиятен һәм кабатланмаслыгын аңларга ярдәм итә торган гаилә традицияләрен торгызу һәм саклап калудан гыйбарәт.