Сәламәтлек милли проекты кысаларында Саба районы авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктлары сафка бастырылып авыл халкына сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтелә. Тагын шундый бер пункт тиздән Олы Арташ авылында да үз ишекләрен ачар дип көтелә. Тулырак алдагы язмада.
Олы Арташ авылында яшәүчеләр беренче медицина ярдәме алыр өчен авылның нәкъ үзәгендә, мәдәният йортында урнашкан ике бүлмәле шушы фельдшер-акушерлык пунктына йөри. Янәшәсендә генә мәктәп һәм балалар бакчасы да бар. 2013нче елдан авыл кешесен Гөлназ Гасыймуллина дәвалый. Үзен дә бик яраталар. Урыннарга чыгып эшләү өчен 2 ел элек аңа машина да биргәннәр.
Ерак Минзәлә якларыннан килен булып килгән һәм инде озак еллар шушы авылда гомер итүче Кәүсәрия апа фельдшер янына еш килә. Авырганда гына түгел, гел чыгып йөреп булмагач, дарулар алып кайтырга да әйтергә туры килә Гөлназга, ди ул.
Хәзерге пунктта халыкны кабул итәр өчен бөтен шартлар тудырылса да, заман яңалыкны һәм тагын да уңай мөмкинлекләрне таләп итә. Һәм Сәламәтлек милли проекты кысаларында сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү программасы нигезендә авылда яңа фельдшер акушерлык пункты төзелә. Бүген биредә инде күп эш калмаган. Газ тоташтыру, интернет үткәрү, җихазлар урнаштыру кебек һәм территориядә вак-төяк эшләрне башкарасы бар. Урамнан ук уңайлыклар башлана, коляска белән хәрәкәт итүчеләр өчен уңайлы мохит юлы эшләнгән, керү юлында эскәмия куелган. Инде эченэ үтсәк, биредә кабул итү бүлмәсе дә, процедуралар үткәрү бүлмәсе дә, пациентларга көтеп утыру урыны да аерым булачак. Санузел челтәре дә уңайлы итеп эшләнгән. Камера да урнаштырылган. Ә иң куанычлысы – яңа җихазлар.
Фельдшерның эше күпкырлы: үзенә беркетелгән авыруларны караудан тыш, ул әле ялда булучы хезмәттәшләрен дә алыштыра, җәмәгать эшләрен дә алып бара, пунктны чиста тоту да аның өстендә.
Медицина объекты Казан шәһәренең җаваплылыгы чикләнгән “СтройСити” җәмгыяте төзүчеләре тарафыннан эшләнә. Һәм бу бина районда 17се. Эшне сентябрь аенда төгәлләү планлаштырылган.