Буа районы Яңа Тинчәле авылы “Рәүф” мәчетенә 15 ел тулу уңаеннан тантаналы чаралар узды. Район мөселманнарының һәм җирле халыкның сөенечен бүлешергә күпләгән кунаклар, төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, дин әһелләре кайтты. Әйтергә кирәк, әлеге авылда ике мәчет эшли: икенче мәхәллә мәчете – 2000 нче елда, “Рәүф” мәчете 2008 нче елда төзелә.
Рухи нигезебезгә кайтуның бер чагылышы булган мәһабәт мәчетләребез белән бүген районның һәр авылында диярлек сокланырга мөмкин. Чыннан да, мәчетләр күзләребезне куандырып, тирә-ягыбызны бизәп торучы корылмалар гына түгел, аларда халкыбызның чал тарихы, шатлыгы, хәсрәте, рухи мәдәниятебезнең бай сәхифәләре чагылыш тапкан, алардан иман, нур бөркелә. Буа районы Яңа Тинчәле авылындагы “Рәуф” исемен йөртүче иман йорты да һәр кешене үзенә әллә кайдан тартып тора.
Рәүф” мәчете ачылып эшли башлауга 15 ел тулу зурлап билгеләп үтелде. Сәбәбе дә зурдан “Рәүф” мәчете яңартылып, кабат үз ишекләрен ачты. Аллаһ йортына капиталь ремонт шушы авылда туып үскән, Республика Финанс министры Радик Гайзатуллин ярдәме белән үткәрелде. Моннан 15 ел элек тә мәчет Радик Рәүф улының тәкъдиме һәм матди ярдәме белән салынып ачыла.
Иртәдән рәсми тантана башланыр алдыннан ТР Финанс министры Радик Гайзатуллин Татарстан мөфтие Камил хәзрәткә авылда яңартылган чишмәне күрсәтте, аны торгызу, әйләнә-тирәсен ямьләндерү, чишмә суыннан файдалану өчен уңайлы мөмкинлекләр тудырылу турында сөйләп үтте. Аннары җитәкчеләр Яңа Тинчәле авылының “Бердәмлек” паркын, авыл мәктәбен, авыл мәдәният йортын һәм “Рәүф” мәчетен карады.
Мәчетнең 15 еллыгы уңаеннан төп тантана мәдәният йорты бинасында үткәрелде. Ул Буа районы имам-мөхтәсибе, Буа мәдрәсәсе җитәкчесе Илмир хәзрәт Хәсәнов башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Тәбрикләү сүзләре белән мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгыш ясады. Алга таба тәбрикләү сүзләрен шулай ук Буа районы башлыгының беренче урынбасары Илдар Еремеев, Казан шәһәре Идел буе һәм Вахитов районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мәдрәсәсе җитәкчесе Ильяс хәзрәт Җиһаншин нәсыйхәт сүзләрен ирештерде. Татарстанның атказанган артистлары Марсель Вәгыйзев һәм Марат Галимов, төбәкара бәйгеләрдә җиңүчеләр -мөнәҗәтләр башкарды.