Казан һәм Татарстан районнарында урнашкан театрлар быелга үз сезоннарын ябты . Шул сәбәпле җәй дәвамында без сезне “Мәдәни тормыш” сәхифәсе кысаларында уздырылачак экскурсияләр, концертлар, күргәзмәләр белән якынрак таныштырырбыз. Ә инде август азагыннан башлап театрларның яңа сезонына да күз салырбыз.
10 нче һәм 11 нче июль көннәрендә “Шәрык клубы” Театраль сәяхәткә чакыра. Шәрык клубын -татар театры тарихының кызыклы мультимедиа комплексы дип тә атасаң була. Биредә театр тормышы, танылган актерлар, аларның киемнәре белән якынрак танышырга мөмкин. Шәрык клубына һәрберегезгә сәфәр кылырга киңәш итәбез.
11 нче һәм 13 нче июль көннәрендә Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган «Тинчуринда кунакта» дип исемләнгән Экскурсия квест уздырыла. Нәни дусларны кызыклы уеннар, күңелле музыкаль тәнәфес, Төрле әкият геройлары белән истәлеккә фотога төшү көтә.
Башкалабыз Казанда “ Хәрәкәттә-бәрәкәт” проекты дәвам итә. Быел дәресләр ачык һавада һәр пәнҗешәмбе, Галиәсгар Камал театры бинасы янында –кабан куле яр буенда уздырыла, Башка еллардан аермалы буларак, бу юлы проект бары тик татар бию төрләрен өйрәнүгә багышлана. Бу атнада, 13 июль көнне, Әстерхан татарларының биюләрен өйрәнү көтелә. Кемнең биергә өйрәнәсе килә –бирегә рәхим итегез.
12 нче июль көнне, кичке сәгатҗ биштә. Татар китабы йорты, «Идел» журналы һәм Татарстан Язучылар берлеге Казанның Меңьеллык паркында, Кол Гали һәйкәле янында шигъри перформанс уздыра. Перформансның төп максаты — татар шагыйрьләренә үз әсәрләрен ачык шәһәр киңлекләрендә яңгыратырга мөмкинлек бирү, ә җанлы шигърияткә сусаган тамашачыга исә шагыйрьләр башкаруында шигырь бүләк итү. Перформанста яшь шагыйрьләр — Фәнил Гыйләҗев, Алинә Хәбибуллина, Рифат Сәлах, Гүзәл Закирова һәм башкалар катнаша.
“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә советлар чорын чагылдырган күргәзмә 30 июлҗга кадәр дәвам итә! Биредә төрледән-төрле скульптуралар үзенчәлеклә рәсемнәр тәкъдим ителгән
Язучы, тәрҗемәче Шәриф Камал яшәгән, иҗат иткән музейга чакырабыз. Биредә татар әдәбияты классигының шәхси әсбаплары күрсәтелгән. Язучы Әлеге йортта 1928 елдан 1942 елга кадәр яшәгән. 1950 нче елда йорт- музей исемен йөртә башлый.
Казандагы Салих Сәйдәшев музее да үзенә чакыра. Музейның беренче катында даими рәвештә, иҗади кичәләр, композиторлар һәм башкаручыларның концертлары уздырыла. Экспозиция музей бинасының икенче катында урнашкан. Аның үзәге «Ак бүлмә» булып тора. «Ак бүлмә» композиторның яктылыгын, чисталыгын чагылдыра, шуңа күрә бүлмә ак төстә, ләкин бирегә кунаклар керә алмый. Башка бүлмәләр композитор тормышының һәм иҗатының төп чорлары белән таныштыра.
Җәй күзне ачып йомганчы уза да китә, рухи азык алыр өчен – мин сезгә концертларга, күргәзмәләргә, музейларга сәфәр кылырга тәкъдим итәм.