«Татмедиа» бинасында урнашкан «Әдәби кафе»да шагыйрә, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Саҗидә Сөләйманова премиясе лауреаты Шәмсия Җиһангированың «Мәхәббәт ничәү була?» дигән кесә китабы тәкъдим ителде. Яңа басма белән Ләлә Зәйнуллина танышып кайтты.
Кесә китабы чыгару бүгенге көндә чын мәгънәсендә бик отышлы проект. Иң мөһиме әлеге китаплар халык тарафыннан яратып укыла.
Кесә китаплары чыга башлагач, укучылар Шәмсия Җиһангирова әсәрләрен әлеге форматта чыгаруны күптән көткән. Китапка Шәмсия Җиһангированың соңгы елларда иҗат иткән чәчмә әсәрләре тупланган. «Мәхәббәт ничә була?» хикәясендә классташларның 40 елдан соң очрашып үзләренең мәхәббәт тарихы турында. Әсәр гыйбрәтле дә, фаҗигале дә.
Шәмсия Җиһангированың беренче проза әсәрләре җыентыгы «Казан утлары» журналы ярдәме белән әзерләнә. Геройлары тормыштан алынган.Татар әдәбиятендә Шәмсия Җиһангирова шагыйрә буларак танылган. Чынлыкта ул прозаик икәнен дә раслады.Авторның китапта урын алган язмалары халкыбызның күңел җәүһәрләрен кушып чиккән бизәкләре кебек. Геройлары үзенә тартып китерә дә укучы күңелендә сеңеп кала.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.