Авыл хуҗалыгында эшләүче хезмәткәрләр арасында һөнәри конкурслар уздыру – элеккеге вакытлардан килгән күркәм традицияләренең берсе булып кала. Вакыт үтеп, заманаларның үзгәрүе дә механизаторлар, терлекчеләр, савымчылар арасында иң-иңнәрен билгеләүгә юнәлдерелгән әлеге бәйгеләргә карата кызыксынуны сүрелдермәде. Алай гына да түгел, заман шартларына туры китерелеп алар тагын да кызыграк, матуррак,уза башлады.
Алдагы видеоязмабыз да Татарстанның иң уңган савымчыларының берсе Айгөл Василева турында. Ул Буа районының “Авангард” агро-фирмасында эшли. машина белән саву операторларының республика бәйгесендә 43 финалист арасында ул өчлеккә керде. Әлеге бәйгегә ул ничек әзерләнгән һәм уңышка ничек ирешкән.Буадагы хәбәрчяебез Илсөяр Гаязова белешеп кайтты.
Тугызынчы ел инде Айгөл Васильеваның эш көне иртәнге дүрттән башалана. Аның әйтүенчә, яраткан эшеңә барганда иртүк торасы да авыр түгел. Хезмәтенә шундый карашы республиканың иң оста сыер савучылары ярышында иң булганнар рәтенә китерде дә аны. Бу уңышка Айгол берничә ел буе килгән
Илленче бәйгедә савымчы инде призлы урынны кулдан ычкындырмый. Кул хәрәкәтләрен автоматка җиткерә. Кул астындагы 52 баш сыер белән барысын да тиешенчә башкарырга өйрәнеп җитә. Ә менә бәйгедә чит хайваннар белән эшләргә туры килә. Башка авырлыклар да очрый.
Савымчы хезмәте Айгөлгә кечкенәдән таныш. Яшьрәк чакта үзен башка эшләрдә сынап караса да, күңеле фермага тарткан.
Бүгенге көндә Аөгөл Васильева һәр сыердан тәүлегенә уртача 25 килограмм сөт сава. Җитәкчелек әйтүенчә, әлеге күрсәткечкш ул үз хезмәтенә намуслы каравы белән ирешә.
Кадрлар, технологияләр, зоотехниклар, ветврачлар. Бу уртак хезмәт нәтиҗәсе. Әгәр сыерны һәр көнне яхшы итеп карасаң, тәрбияләсәң, нәтиҗә була. Без бүгенге көндә 36 мең тонна сөт савабыз.
Әлеге бәйге нигездә савым залында эшли белүне тикшерде. Сүз уңаеннан, мондый алым Авангард агрофирмасында гына кулланышка алынган. Анда Чехиядән кайтарылган сыерлар тотыла.
Илсөяр Гаязова, Илнур Кадыйров, Татарстан хәбәрләре