Урып-җыю башланырга санаулы көннәр калып бара. 10-15 көннән игенчеләр булган икмәкләрне җыеп алуга керешәчәк Чәчүлекләрнең торышы һәм техниканың әзерлеге аерым контрольдә. Бу аңлашыла да, урып-җыюның нәтиҗәлелеген техниканың төзеклеге хәл итәчәк.
Елдагыча, әзерлек дәрәҗәсен белү максатында, районнарда комбайннар парады узды, аларның әзерлеге җентекләп тикшерелде. Актаныш раойнында эш тулы куэттә бара. Урыннан безнең чираттагы репортаж.
Комбайннарның һәркайсы комиссия тарафыннан җентекләп тикшерелә. Урып җыю вакытында югалтуларга юл куймау һәм техника куркынычысызлыгы таләпләрен үтәу максатыннан эшләнә. Елдагыча комбайннарның төзеклеге, әзерлеге игенче механизаторларның аларга карашы бәяләнде.
Әнәк агрофирмасы урып җыюга 22 комбайн белән чыгарга исәпли. Әлеге вакытка 14 комбайн тулысынча әзер. Кыр корабларының барсы да Игенче механизаторлар белән тәэмин ителгән.
Исмәгыль Салихов Әнәк хуҗалыгында инде дистә еллар хезмәт куя. Ел елга охшамый , быелгы урып җыю да җиңел булмаячак дип исәпли ул.
Таң хуҗалыгы да тиздән урып җыюга керешергә исәпли. 2мең гектар мәйданда игеннәрне җыйнап аласы бар аларның. Техникалар бар да тәртиптә.
Диләрис Мөхәммәтшинрайонның алдынгы комбайнчысы. 2007 елдан бирле комбайн штурвалы артында. Быелгы урып җыюда улы белән бергәләп басу-кырларны иңләячәк.
Комбайннарның төзеклеклегенннән тыш техника куркынычызлыгына да әһәмият бирелде.
Актаныш агрофирмасының 6 комбайны да урып җыю эшләренә әзер. Аларның барысы да кирәкле белгечләр белән тәэмин ителгән.
Комбайннарын югары әзерлек белән карауларга бастырган комбайнчылар район башлыгы тарафынаннан премияләр белән бүләкләнде.
Районда исәпләнгән комбайннарның күпчелеге урып-җыюга әзер.
Регина Салахова, Ләлә Зәйнуллина, Марат Саррахов Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.