Бөтендөнья “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы географиясе киң, аның бүлекләре Татарстанда, бүтән регионнарда, хәтта чит илләрдә дә уңышлы гына эшләп килә. Әлеге иҗтимагый оешма, төрле яшьтәге, төрле hөнәр ияләре булган күркәм ханымнарны берләштерә. Бүген, Чистай районының “Ак калфак” татар хатын кызлары оешмасының эшчәнләге белән таныштырып үтәрбез. Тулырак Фәннур Хәсәнов язмасында.
Әлеге иҗтимагый оешма Чистай районы мөхтәсибәте белән тыгыз хезмәттәшлектә зур социаль әһәмияткә ия, барлык дәрәҗәдәге дәүләт хакимияте органнарында, җирле үзидарә органнарында һәм иҗтимагый берләшмәләрдә барлык хатын-кызларның мәнфәгатьләрен яклауны, милли үзенчәлекне саклап калуны, гореф-гадәтләрне, туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәтне, балаларны дөрес тәрбияләүне пропагандалаучы, Бөтендөнья татар конгрессының җирле оешмасы буларак төрле социаль проблемаларны хәл итүдә булышу, татар хатын-кызның ролен үстерү максатыннан оештырылды. Чистай мөхтәсибәте һәм ислам үзәге, тирән тарихы булган әлеге бинада «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсенә берничә бүлмә бүлеп биргәннәр.
Аларны шәһәрдә узучы һәр бәйрәм чарасында күрергә мөмкин, кайдадыр бай, матур күргәзмә белән катнашалар, шул арада икенче җирдә яшьләргә мастер-класслар күрсәтәләр, интернет киңлекләренә чыгып, онлайн конкурсларда катнашырга өлгерәләр. Шул арада оешма хатын-кызларының берәрсе чит төбәкләрдә конференция яки утырышка барып кайта. Бүгенге көн шартларында яшь буынны тәрбияләүдә таләпләр югары. Телебез, рухи кыйммәтләребез югалуга җирлек туган чор. Бу юнәлештә үз халкыбызның йолаларын, тәҗрибәләрен нигез итеп алып, милләтебезнең йөз аклыгы булган бәхетле буын тәрбияләү – “Ак калфак”лыларның төп максаты. Шуңа да аларны балалар бакчаларында, я булмаса, мәктәп- гимназияләрдә бик еш очратырга була.
Чистайда шәһәр хакимияте, Бөтендөнья татар конгрессы бүлекчәсе, мөхтәсибәт, мәгариф, мәдәният вәкилләре тыгыз хезмәттәшлек алып баралар. Җирле оешма җитәкчесе Рушания Закированың да роле аерылып тора. Ул үз тирәсенә көчле хатын-кызларны туплый алды, алар белән бергә эшли белә һәм башка районнардан килгән оешма вәкилләре белән элемтәдә тора. Һәр вакыйга яки чара буенча үз фикерен, карашын белдерә, теләсә нинди башлангычларны хуплый.
Чистай районы «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы милли үзгәлекне саклау; гореф-гадәтләрне һәм йолаларны торгызу; туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү; татар мәктәпләрен һәм гимназияләрне торгызуда ярдәм итү; милли кием тегү һәм чигү, татар милли ашлары пешерү буенча курслар ачу һәм мастер-класслар үткәрү буенча эш алып бара; аналарны, балаларны һәм аталарны социаль һәм хокукый яклау турында закон актларын эшләүдә актив катнаша.
Фәннур Хәсәнов, Альберт Сәфиуллин Татарстан яңалыклары.