Милли музейда Казан яхтсмены Алмаз Алеевның җиртирәли сәяхәтенә багышланган китапны тәкъдим итү чарасы узды. Очрашуга килгән кунаклар яхта капитаны һәм экипаждан кызыксындырган сорауларга җаваплар ишетте.
“Трусцой по океану» дип исемләнгән китапка, җиршары тирәли сәяхәт итү теләге, аның тормышка ашырылуы турында, һинд океаны пиратлары белән очрашулар һәм вакыйга белән бәйле башка хәтирәләр кергән.
Истәлекләрне Казан журналисты Олег Корякин җыеп басма итеп туплаган. Китап Татарстан яхтсменнары берлегеннән Алмаз Алеевка ихьтирам билгесе. Нәкъ ул республикабызда яхталы йөзүне һәм ерак араларга спорт йөзүне үстерү башында торган.
Җилкәнле яхта экипажы республикабызның Милли музеена буләккә үзләре белән тугыз айлык ерак сәяхаттә булып кайткан радиоалгыч һәм Татарстан флагын тапшырды. Меңнәрчә яхтсменнар тәрбияләгән легендар шәхес, Алмаз Әхмәт улы Алеев турында тулырак язманы “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруы чыгарылышында карый аласыз.