Күп санлы кунаклар, кыйммәтле бүләкләр, артистлар чыгышы һәм бәйрәм табыны. Авангард агрофирмасында алдынгыларны хөрмәтләү, һәрвакыттагыча, иң югары дәрәҗәдә узды. Кече Сабантуй форматында үткән бәйрәмдә җәмгыятьнең барлык хезмәтчәннәре диярлек катнашты. Бәйрәм барышын хәбәрчебез дә күзәтте.
Әлеге Сабантуйның төп геройлары – савымчылар һәм механизаторлар. Бүген алар бер көнгә генә булса да кырдагы техника, савым аппаратлары гүләвеннән тынып тордылар. Аннан да күңеллерәге – бүләкләргә лаек булдылар. Әлбәттә, алар иң тырышып эшләгәннәргә бирелде. Уңганнар арасында ферма мөдире Фәнил Фәткуллин да бар иде.
Быел, яз иртә килү рәхмәтендә, агрофирмада чәчүне беренче майга кадәр үк тәмамлау мөмкин булды. Хәзерге вакытта басуларда чүп үләннәренә, төрле авыруларга, корткычларга каршы чаралар үткәрелә. Шулай ук терлек азыгы әзерләү дә нәкъ кызуында. Инде урып-җыюга да әзерлек башланган.
Авангардлыларның алга карап эшләвен һәм азык-төлек продукциясе белән тәэмин итүдә зур өлешен Буа районы башлыгы да билгеләп үтте.
Авангардлыларның лаеклы ял көне мул табын артында үтте, ул район һәм республика артистларының матур чыгышы белән үрелеп барды.
Азат Сөнгатов, Илнур Кадыйров.