Шушы көннәрдә Татарстанның халык артисты, Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш хормейстеры Венера Гәрәеваны искә алу кичәсе үтте. Хәтирәләрне барлау чарасыннан Мөршидә Җиһан репортажы.
Венера Гәрәева рухына кылынган дога. Аны җырчы Сәйдәнең әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов укый. Җыйнак кына залга искә алынучы һәм искә алучыларның якыннары җыелган.
Юксыну кичәсе махсус Венера Гәрәеваның укучысы Сәйдә Мөхәммәтҗанованың иҗат студиясе ачылу көнгә туры китереп оештырылган. Заманында нәкъ менә халыкныкын халыкка кайтарырга кирәк дип Венера ханым вәсыять итеп әйткән була.
Тавыш яздыру бүлмәсе, җыйнак кына залы булган Яңа студия бинасында әнә шул вәсыятьне үтәү өчен барлык шартлар да бар. Үзе исән булып күрсә бик тә шатланыр иде. Ул бит гомер буе татар халык җырларын барлап тамашаччыга җиткерү өчен тырышты.
Искә алу кичәсендә Венера Гәрәева катнашындагы видеоязмалар, фотосурәтләр җыелмасы күрсәтелде.
Кайбер җырларның язылу тарихы да бәян ителде. Сәйдә аңа вокал осталыгы дәресләренә йөри башлагач ул фидакарьләрчә, бушлай өйрәткән, талантдлы укучысына кызым дип эндәшә торган булган.
Венера ханымның башкарган хезмәтен Каф таулары кадәр дип бәяли укучылары. Халык җырларын да ул берәмтекләп җыйган. Сәйдә Мөхәммәтҗанова әлеге җырларны туплап альбом да әзерләгән. Ә нинди җырлар өйрәтеп калдырган соң Венера Гәрәева укучысына?
Болардан тыш Әзифә, Бөдрә тал җырларының да ноталарын язып калдырган Венера Гәрәева.
Кичәдә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгышы аерым бер мәгънәгә ия. Чөнки Венера Гәрәева әлеге коллективка 1961 елны килеп керә . һәм гомер буе эшенә тугры калды
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин. Татарстан яңалыклары.