Июль аеның актуаль мәсьәләләренең берсе — югары уку йортларына керү. Быел Казан югары уку йортларында 13 379 бюджет урыны бирелгән. Бу көннәрдә анда кабул итү кампаниясе уза. Коммерция урыннары — бераз күбрәк — 18 мең һәм тагын 2 меңгә якын — бу максатчан уку өчен квота. Бюджет урыннарын дәүләт вузларында гына түгел, коммерция вузларында да табарга мөмкин — алар 274 урынга исәпләнгән.
Бу көннәрдә чыгарылыш сыйныф укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарының һәм төп дәүләт имтиханның нәтиҗәләрен көтә. Бүген дәүләт йомгаклау аттестациясе нәтиҗәләре һәм Татарстанның Югары уку йортларында кабул итү кампаниясенең үзенчәлекләре турында республика министрлар кабинетында узачак брифингта сөйләячәкләр. Теманың Барлык нечкәлекләре турында безнең киләсе чыгарылышларда карый аласыз.