Республикабызда туган телебезне саклау, ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру, телебезне үстерү, буыннардан-буыннарга тапшыру-төрле кызыклы проектлар ярдәмендә тормышка ашырыла. Бу аеруча быелгы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елында мөһим. Республикбаыз раойн-авылларында да милли чаралар үткәрүгә зур әһәмият бирелә. Шудыйларның берсе Чистай районында да узды. Теманы Фәннур Хәсәнов дәвам итә.
Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның телләрен, гореф-гадәтләрен , мәдәниятләрен саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән мәгариф өлкәсендәге республика программаларын гамәгә ашыруда Чистай муниципаль районы мәктәпкәчә белем бирү оешмалары актив катнаша. Татарстан телерадиокомпаниясенең иҗат төркеме районының 3 нче номерлы балалар бакчасында булып, аралашып кайтты.
Милли тәрбия, туган телгә мәхәббәт – бишектән башлана”,- ди халык. Шуңа да, балалар бакчаларында ике телне дә яхшы белгән балалар тәрбияләнергә тиеш.
Бүгенге көндә милли мәгарифкә республика күләмендә зур игътибар бирелә. Яшь буынга туган телне, әдәбиятны, тарихны, мәдәниятне өйрәтү — әһәмиятле юнәлешләрдән санала.
Чистай районы мәгариф бүлеге тарафыннан һәр ай өчен аерым тематика тәкъдим ителә һәм ел дәвамында балалар бакчаларында бик күп матур чаралар үткәрелә- Халыкара Туган телләр көне, Милли бәйрәмнәр, гореф-гадәтләр, йолалар, Шигърият көне. Габдулла Тукайның туган көне, Рус теле көне-Пушкинның туган көне,милли киемнәр, ризыклар, традицияләр.
Фәннур Хәсәнов Альберт Сәфиуллин Татарстан яңалыклары.