Кариев театрында Александр Гринның “Ал җилкәннәр” повесте спектакль булырак сәхнәләштерелде. Бу көннәрдә ачык репетициядә, ташачылар Ассоль һәм Грей мәхәббәтен, ал җилкәнле кораб тарихы турында сәхнәдә утырып карый алды. Спектакль премьерасы 36 нчы сезон башында булачак көтелә. Тулырак алдагы язмада.
Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов Александр Гринның«Ал жилкәннәр» спектакленың куелышы, сэхнэ бизәлешенә кагылышлы үзенчәлекләре турында сөйли.
Төп рольләргә Ләйсән Большова белән Искәндәр Низамиев сайланып алынган. Ассоль ролен башкаручыЛәйсән үз чыгышына әзерләнә: чәчләрен үрә, сүзләрен кабатлый. Ренат Аюпов эчкерсез, Ләйсән хисле, хыялый булганга күрә сайлаган.
Гадәттә тамашачылар спектакль белән тамашачылар залыннан хозурлана, ләкин «ал жилкәннәр»не карарга килүчеләр гадәти булмаган күренешкә тап булды- тамашаны сәхнәдә утырып күзәтә алды
Шунсы да үзенчәлекле -театрның баш режиссеры Ренат Әюпов спектакль барышын кырыйдан гына күзәтми, үзе дә киләчәк капитаны ролен башкара.
Мәгълүм булганча, “Ал җилкәннәр” Спектакле ачык репетиция рәвешендә күрсәтелде. Спектакль премьерасы 36 нчы сезон башында булачак көтелә.
Динә Нәҗметдинова, Ренат Сәхипгәрев, Татарстан яңалыклары.