Балаларны беренче сыйныфка кабул итү компаниясенең икенче этабы 6 нчы июльдә башлана. Аның беренчесе 30 нчы мартта булып узды. Булачак укучыларның ата-аналары яки законлы вәкилләре гаризаны өч ысул белән – Россия һәм Татарстан дәүләт хезмәтләре порталлары аша, мәктәпкә мөрәҗәгать итеп һәм «Россия Почтасы» аша тапшыра ала.
5 нче сентябрьгә кадәр мәктәпкә беркетелмәгән территориядә яшәүче ата-аналар яки балаларның законлы вәкилләре гариза бирә ала. Баланы, әгәр анда буш урыннар булса, уку йортына кабул итәчәкләр. Гариза тулы пакет документлар тапшырганнан соң биш эш көненнән дә соңга калмыйча каралачак, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсендә.
Искәртеп узабыз, быел парта артына Казанның 20 меңнән артык беренче сыйныф укучысы утыра