Хәерле көн, мөхтәрәм телевизор караучылар! Татар телендә басыла торган матбугат үткән атнада нинди проблемаларны алга сөрде? Әйдәгез, кыскача гына шул хакта сөйләшеп алыйк.
Иртәләгән яздан соң килгән көйсез җәй үзенең гайре табигый хәлләре белән шаккатыруын дәвам итә. “Шәhри Казан” газетасы шундый проблемаларның берсе- мунча себеркесе әзерләү кыенлыклары турында язарга булган. Урманнарыбызга килеп кергән афәт- парсыз ефәк күбәләгенең туймас кортлары каен, юкә кебек агачларны яфраксыз калдырганлыктан, быел күпләребез себеркесез калырга мөмкин икән.
Кемгә нәрсә- бетлегә мунча дисәк тә, беребезнең дә кортлы себерке белән чабынасы килмәс ул.
“Шәhри Казан” газетасы җаныбыздагы кутырланып баручы тагын бер проблеманы калкытып бирергә булган- ул да булса дөньяны баскан агулы балтырган. Газета урналисты бу афәт белән көрәшүче кешеләр белән дә сөйләшкән, Татарстанда бу уңайдан оештырылган чараларга да күз салган. Ахыр чиктә үз бакчаларында балтырганга үсәргә ирек бирүчеләрне штрафка тарту әлеге хәлдән котылырга ярдәм итәр дигән нәтиҗәгә килгән. Миңа калса, бу чара аптыраган үрдәкнең күлгә арты белән чумуын гына хәтерләтә. Балтырган ул ташландык җирләрне генә баса- илдә кеше белән бергә җирнең кадерен булдырмый торып бу проблеманы хәл итеп булмас.
“Татарстан яшьләре” газетасындагы игътибарны җәлеп итә торган язма-авылдагы кушаматлар турында. Төбенә төшеп, дәлилләп язган, күңел төпкелендәгеләрен ачып салган авторның язмасын укып чыкканнан соң үз авылың, үз тирәң кешеләренең кабатланмас кыяфәтләре килеп баса. Кушамат ул буталырга ирек бирми торган чип яки салым түләүчегә тагылган 12 урынлы сифыр кебек-ансыз ярамый.
Татарстанда соңгы ике айда яңгыр нормасының нибары 10 проценты гына яуган. Шунлыктан кайбер районнарда узган елгы уңышның яртысына гына өметләнәләр. Игенчеләрнең дә, печәнсез калган терлек тотучы халыкның да кәефе чамалы, дип яза “Ватаным Татарстан” газетасы “Яңгыр көткәндә” дигән язмасында. Нишләмәк кирәк- табигать hаман саен без дигәнчә генә булып бетмәс.Барына риза булырга өйрәнербез, шәт.
20 июньдә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Киләчәктә нинди hөнәрне сайлаганнар отачак? Түләүле бүлекләрдә бәяләр тешләшмиме? “Ватаным Татарстан” хәбәрчесе вузлардагы вәзгыятне белешкән. Чамалап тору өчен бер генә сан китереп китәм- Казан дәүләт медицина университетында табиблыкка яки теш табибына укыйм дисәң, бер елга 250 мең сум чыгарып саласы икән быел. Бүгенгә менә шулар иде.
Укудан hәм фикер йөртүдән тәм табып яшәүчеләрдән булсак иде дигән теләктә бүгенгә сезнең белән саубуллашам. Исәнлектә күрешик!