Бүгенге көндә районыбызның Апас районының Каратун станциясендә “Чиста су” программасы буенча яңа су линияләре сузыла. Суммасы 20 миллион сум. 2023-2024 елларда барлыгы 350 йорт чиста су белән тәэмин ителәчәк. Урыннан безнең хәбәр.
Каратун авыл җирлегендә халык тарафыннан инде күптән көтелгән хезмәт алып барыла. Тирән чокыр казылып, анда су юллары урнаштырыла. Вертикаль бораулау ысулы кулланыла. Асия Исмәгыйлева инде меннә 64 ел Каратунның Киров урамында яши. Гомер буе хисапчы булып эшләгән. Бүгенге көндә җирлектә булган үзгәрешләрне сөенеп күзәтә ул.
Таһир Мөстәкыймов 40 ел Химия урамында яши. “1986нчы елда салынган су торбалары искергән, бу бик мөһим хезмәт” — дип бүлешә ул.
Каратун авыл җирлеге башлыгы Радик Исмәгыйлев хәбәр итүенчә, 350 йорт яңа программа буенча чиста суга тоташтырыла. Яңа су юллары, су башнясы, скважинасы була. Хезмәт 2023-2024 елларда алып барылачак.
Җирлек өчен тагын бер яңалык. Үзәктә почта бинасы төзекләнә. Ул тулысы белән эчке һәм тышкы яктан үзгәртеләчәк. Халык өчен яңа шартлар тудырыла.
Алия Галиуллина, Гөлнара Сөнгатуллина, Гадил Галиев, Татарстан яңалыклары, Апас районы