Быел Татарстанның 9942 гаиләсе ана капиталы ярдәмендә торак шартларын яхшыртты. Бу максатларга 6 миллирд сумга якын акча күчерелгән.
Торак шартларын яхшырту – сертификатны куллануның иң популяр юнәлешләренең берсе. Аны ана капиталы хуҗаларының 90% ы диярлек кулланган. Сертификат ярдәмендә шәхси йортны төзү яки реконструкцияләү өчен түләргә, кредит алганда беренчел кертем кертергә һ.б. мөмкин.
Ә менә Ана капиталын торак сатып алуга яки төзүгә юнәлтеп, сертификатны акчага әйләндерү тәкъдимнәреннән сакланырга кирәк, чөнки бу законсыз булып тора. Искәрмә булып — өч яшькә кадәрге балалары булган гаиләләргә айлык түләүләр тора. Бу хакта Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлекчәсендә хәбәр иттеләр.