Әлеге спорт төре буенча ярышлар икенче елын оештырыла. Быел ул ботенроссия тренировкалары буларак үтте. Татарстан шәһәр һәм районнарыннан кала Россиянең күпчелек төбәкләреннән дә узышчылар, спорт сөючеләр, хәтта бу өлкәдә чемпионлык титулын яулаган осталар җыелды.
Эндуро-мототренировкалар катлаулылыгына карап, бүрәнәләр, валуннар һәм башка каршылыклар белән җиһазландырылган юлсыз махсус спорт трассаларында йөрү стилен (юнәлешен) күздә тоткан дисциплина. Катнашучылар каршылыкларны үтәр өчен барлык осталыкларын, көчләрен эшкә җигәргә тиеш.
Бөтенроссия тренировкаларында үз көчләрен 150дән артык мотоузышчы сынады. 4 төрле категориядә, һәркайсына 6 ярымнан алып 8 чакрымга кадәр аерым дистанциядә ярыштылар. Ир-атлар гына түгел, гүзәл затлар да мотоцикл иярләп трассага чыгарга курыкмаган.
Юлсызлык һәм махсус элементлар буенча гади булмаган чакрымнарны катнашучылар берничә тапкыр үтте. Быел каршылыклы юлларны махсус карьер урынында да булдырганнар. Монда техника белән идарә итү зур осталык сорый. Мотоузышны күзәтергә килүчеләр дә шактый иде. Олысы-кечесе спортчыларга көч биреп торды.
Илһам Мөҗиповның улы Ислам бирелгән трассаны әйбәт кенә узып килде. Аңа 16 яшь. Мотоциклда җилдерергә яратса да әле аның мондый зур һәм катлаулы трассада беренче тапкыр катнашуы.
Иртәнге сәгатьләрдә башланган Эндуро мототренировкалар кичке 7гә кадәр дәвам итте. Җиңүчеләрне тантаналы шартларда котладылар.