Быел ул Татнефть арена үзәгендә уза. Үткәрү вакыты чәршәмбе көнне генә билгеле булды — күпчелек мәктәпләрдә чыгарылыш кичәләре узган атнада ук үтте. Әмма гомуми бәйрәм форматыннан баш тартмадылар. Узган ел чыгарылыш кичәсен Кремль яр буенда 29 июньдә уздырганнар иде.