Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе киңәшмәсен Кукмара районында үткәрделәр.
Киңәшмә удмурт, мари телләренең торышына багышланды. Киңәшмә эшендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Комиссия рәисе Марат Әхмәтов катнашты.
Кукмарада узган киңәшмәдән тулырак репортажны безнең киләсе чыгарылышларда карый аласыз.