Районда малларга кышкы чорга азык әзерләү эшләре бара. Бүгенге көндә барлыгы 19мең тоннадан артык сенаж салынган, 2100 тонна печән әзерләнгән. “Апас” берләшмәсе Акхуҗа бүлекчәсе кырларының 380 гектар мәйданын күпъеллык үләннәр тәшкил итә. “Аларның беренче каты тулысы белән сенажга салына. Ә икенче катыннан печән әзерләү бурычы тора”,- ди идарәчесе Илнар Хәсәнов.
Җәй кемнәр өчендер ял итү чоры булса, авыл халкы өчен иң кызу эш вакыты. Бу вакытта мал-туарга кышка азык әзерли алар. «Апас» берләшмәсе Акхуҗа бүлекчәсенең 50 гектарлы козлятник кырында да эш кайный… Комбайн егылган үләнне тураклап, төятеп бара. Ә КамАЗлар берөзлексез ташып тора.
Борнаш авылыннан Зөфәр Гарифуллин күп еллар йөк машиналарын иярли. Бүгенге көндә ул Акхуҗа бүлекчәсе кырларыннан яшел массаны ташуда катнаша. Зөфәр әфәнде армиягә киткәнче инде ул руль артына утыра. 1977нче елдан бирле, гел шушы һөнәренә тугры калып эшли. Туган ягыннан бер дә аерылмый. 2021нче елда аңа, тырыш, тынгысыз хезмәтен бәяләп, Республиканың Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре дигән дәрәҗәле исем бирелә.
Карамасар авылында яшәүче Әнәс Насыйбуллин да Акхуҗа бүлекчәсе кырларыннан КамАЗ ярдәмендә яшел массаны ташуда катнаша. 45 елга якын шофер һөнәрендә ул. Ел әйләнәсе хезмәттә.
Акхуҗадан Гомәр Курамшинның бу КамАЗга утырганына да инде 19 ел вакыт үтеп киткән. Ул гел руль артында. Ничәмә-ничә чакрымнарны иңли. Аның да хезмәт юлы гел туган ягы белән бәйләнгән.
“Авыл халкы хәзер төп көчне кышкы чорга мал азыгы әзерләүгә бирә. Быел хезмәтне комплекслы итеп оештырдык. Эшчеләр бу яктан гына түгел, ә ерак авыллардан да килә. Башта хезмәт күмәк рәвештә бер берләшмәдә башкарыла, анда тәмамланганнан соң, икенчесендә дәвам итә. Болай бергә, бердәм итеп эшләүнең нәтиҗәсе бар”,- ди бүлекчә идарәчесе Илнар Хәсәнов.
Туратылган сенаж Акхуҗа авылы терлекчелек фермасы буена алып киленә. Биредә 1300 тонна сыйдырышлы баз урнашкан. Ул азык запасы белән тулыландырыла. Яшел массаны тыгызлау механизаторларга йөкләнә.
Гөлназ Вәлиева, Гадиль Галеев, Татарстан яңалыклары, Апас районы.