Әйе, Балалар безнең игътибар үзәгендә. Шәһәрдә «2023 нче елда Татарстанда балигъ булмаган балаларның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» дип исемләнгән республика бәйгесенең зона этабы узды. Чараны «Исправленному верить» » проекты кысаларында «Родники мира»- хәйрия фонды оештыра. Республиканың 9 районы катнашты бу бәйгедә. Тулырак безнең язмада.
Җәмәгать тәрбиячеләре — авыр социаль хәлдә булган яшүсмерләрнең остазлары һәм ярдәмчеләре. Алар балага өйдә,укуда, эш эзләүдә ярдәм итә һәм дөрес тормыш юлына юнәлтә ала. Апас районыннан Раилә Мингалиева бу өлкәдә 10 ел эшли.
Яшел Үзәннән бәйгедә «Кристалл» яшүсмерләр клубы мөдире Светлана Янтуганова катнаша. Ул 13 ел авыр яшүсмерләр белән эшли һәм аларның күңеленә ничек юл табарга икәнен яхшы белә.
Республикада төрле хокук бозулар өчен балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссияләрдә исәптә торучы балалар һәм яшүсмерләр белән эшләүчеләр күп. Аларның саны 2000гә якын җәмәгать тәрбиячесе бар.
Барлык остазлар да зур эш башкара, чөнки аларның бурычы — тәрбияләнүче белән элемтә урнаштыру, аны кызыксындыру һәм мавыктыру. Һәр җәмәгать тәрбиячесенең үз ысулы, үз эш формалары бар, әмма аларның барсында балаларга мәхәббәт берләштерә.
Бәйге 2012 елдан бирле үткәрелә, быел республикадан тугыз район 9 катнашты. Яшел Үзәннән Светлана Янтуганова иң яхшы җәмәгать тәрбиячеләренең берсе дип табылды.