Корбан гаете — бөтен дөнья мөселманнары тарафыннан билгеләп үтелә торган исламдагы төп дини бәйрәмнәрнең берсе. Бәйрәмнең башлану тантанасыннан хәбәрчебез Искәндәр Гыймалтдинов.
Корбан чалу бик әһәмиятле һәм зур савап булып тора. Корбан бәйрәме ел саен Зөлхиҗҗә аеның 10 нчы көнендә билгеләп үтелә. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китә һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итә. Моның өчен республикада илле биш, шул исәптән Казанда унҗиде рәсми мәйданчык эшли.
Шәһәр хезмәтләре корбан хайваннары белән рөхсәтсез сәүдә итү һәм аларны билгеләнмәгән урыннарда чалуга юл куймау буенча эшне бик җентекле итеп оештырган. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар үткәрә.
“Рауза” мәчетендә бер меңнән артык кеше җыелды. Оештыручылар әйтүенчә җомга намазыннан соң дин кәрдәшләребезне пылау һәм коймак белән сыйларга әзерләнәләр.
Искәндәр Гыймалтдинов, Альберт Сафиуллин, Татарстан яңалыклары