28 июньдә Казандагы җәмәгать транспорты 1:30 сәгатьтән эшли башлый. Бу Корбан бәйрәме белән бәйле. Корбан бәйрәме 2:30 сәгатьтә шәһәр мәчетләрендә Коръән укудан башланачак. Аннары Корбан чалу йолалары башланачак, алар 28, 29 һәм 30 июньдә шәһәрнең төрле районнарындагы 17 махсус мәйданчыкта узачак: «Әл-Мәрҗани», «Апанай», «Корбан бәйрәме» комплексы, «Тынычлык», «Гадел», «Ризван», «Билал», «Иман Нуры», «Бистә Нуры Габделгалләм», «Казан Нуры», «Салихҗан», «Фатиха», «Мәүлид» «Әхмәдзәки», «Рамазан», «Раҗәб» мәчетләрендә.
Шәһәр хезмәтләре корбан хайваннары белән рөхсәтсез сәүдә итү һәм аларны билгеләнмәгән урыннарда чалуга юл куймау буенча эш оештыра. Хокук саклау органнары җәмәгать тәртибен һәм дин тотучыларның иминлеген тәэмин итү өчен чаралар күрәчәк. Шулай ук барлык кирәкле санитар-эпидемиягә каршы чаралар карала.