Татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган проектны дәвам итәбез. Бүген сүз, тарих фәннәре докторы, профессор, археолог, татар халкы тарихы буенча күпсанлы хезмәтләр авторы Алфред Халиков турында.
Ул Татарстан археология мәктәбенә нигез салучыларның берсе буларак билгеле. Быел аңа исән булса 94 яшь тулган булыр иде.
Аның тормышы белән тулырак , татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.