29 июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының 90 еллыгына багышланган “Тинчуринда кунакта” дип исемләнгән экскурсия-квест уздырыла. Биредә балаларны төрле кызыклы уеннар, театр камера оркестры артистлары белән бергә күңелле музыкаль тәнәфес көтә, шулай ук теләк белдерүчеләр әкият геройлары белән истәлеккә фотога да төшә ала. Башлана иртәнге унда.
29 нче июнь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында “Яратам! Бетте-китте!” спектакле. Җиләкле алан авылында тыныч, салмак кына тормыш кичергән өч картның дөньясына, мәхәббәтнең ни икәнен дә аңламаган Гөлия белән Роман бәреп керә. Фаил картны әлеге күренеш борчуга сала. Җыр-бию белән үрелеп барган әлеге спектакль бетеп баручы авыл проблемасы, мәҗбүри кушылган гореф-гадәтләр темасын алгы планга чыгара. Нәтиҗәдә Гашыйкларның мәхәббәт тарихы ничек тәмамланганын беләсегез килсә!Спектакльга рэхим итегез.
30 июнь көнне Әтнә Татар дәүләт драма театрында “Акчарлаклар” спектакле. Иделнең ике як ярында урнашкан ике колхоз һәрдаим көндәшлек итә. Беренче колхозны — Вильдан җитәкли. Аның колхозында алдынгы сыер савучы Зәйтүнә эшли. Каршы як ярдагы колхозны тракторчы Зиннәт — җитәкли. Зәйтүнә һәм Зиннәт арасында барлыкка килгән хис-тойгылар Вильданны пошаманга сала. Мәхәббәт хисләре нәрсә белән тәмамланыр? Бу турыда спектакльне карап белерсез.
“Хәзинә” милли сәнгать галереясендә советлар чорын чагылдырган күргәзмә 30 июлҗга кадәр дәвам итә! Биредә төрледән-төрле скульптуралар үзенчәлеклә рәсемнәр тәкъдим ителгән
Барлык теләк белдерүчеләрне Шагыйрҗ Муса Җәлилнең тормыш юлын, иҗатын чагылдырган музейга чакырып