Быел бәйрәм, гадәттәгечә, өч мәйданчыкта оештырыла. Милли бәйрәмебезнең рухын, башкалабыз халкы һәм кунаклары, инде бүгеннән үк тоя алачак.
Көндезге сәгать унбердән- икегә кадәр, шәһәр үзәгендә – матур йола — Сабантуй бүләкләрен җыю башлана. Атлы арбалар Казанның тарихи үзәге буйлап, ягъни Кремль, Пушкин, Островский, Бауман урамнарыннан уза. Алар Камал театры каршындагы мәйданга килеп җитәчәк.
Көндезге сәгать беренче яртыда концерт программасы башлана. Җыелган барлык бүләкләрне, Сабантуйда җиңүчеләргә тапшыралар. Шулай ук, бүген көннең икенче яртысында, кичке сәгать бишенче яртыда, Казан ипподромында ат чабышлары башлана. Бәйрәм кунаклары өчен парковка эшлиячәк.