Татар эстрадасында хит язу формуласын чишкән автор башкаручылар бар. Алар арасында Гүзәлия исеме һәркемгә таныш. Чувашстан Республикасының Батыр районы Татар Согыты авылы кызы Гүзәлия — композитор, җырчы, продюсер, оештыручы. Гомеренең 25 елы Мәскәү белән бәйле. Үзенең туган көнендә ул башкалабыз Казанда зур концерт куйды! Тамашаны хәбәрчебез Ләлә Зәйнуллина күреп кайтты.
Үзенең туган көнен җырчы Гүзәлия күптән шулай дуслары белән каршы алырга ниятләгән була. Ниһаять хыялы чынга аша. Бәйрәм кичәсендә җырлау өчен махсус операциядән Артур Хәсәновның кайта алуы аеруча үзенчәлекле.Сәхнәдәш дуслары барысы да терәк һәм кирәк аңа. Соңгы арада Артур Минһаҗев һәм Гүзәлия дуэты да популяр.
Кичәнең сценарий авторлары һәм алып баручылар Әбри Хәбриев белән Марсель Махмутов. Концертта халкыбызның бик күп танылган җырчылары Филүс Каһиров, Марат Яруллин, Раяз Фасыйхов, Сиринә Зәйнетдинова, Әнвәр Нургалиев катнашты. Мәскәүдән Хәким, Динара Рәхимовалар каткан.
Иң мөһиме Гүзәлиянең үз тамашачысы бар, халык ярата аны.
Ләлә Зәйнуллина, Ирек Хәмидуллин.