Рекордлы күрсәткеч — быел башкалабыз Казанда 4 яңа мәктәп ачылачак. Укучылар һәм педагоглар өчен мондый зур вакыйга беренче тапкыр узачак. Обектлар 6 мең укучыга исәпләнгән. Алар шәһәрнең төрле районнарында, нигездә, яңа төзелгән урыннарда урнашкан.
Төзелеш график буенча бара, мәктәпләрдә ашханәләр урынына рестораннар, бассейннар булачак. Төзелеш Эшләре белән параллель рәвештә педагогларны да җыялар. Яңа мәктәпләр барлыкка килү якындагыларны бушатырга мөмкинлек бирәчәк һәм 2 сменада белем алу ихтыяҗы бетәчәк.