Республикада барлыгы 126 гектарда күпьеллык үләннәр чабылган, 384 мең тонна сенаж салынган. Терлек азыгын әзерләүдә Әтнә районы алдынгылар сафында, анда күпьеллык үләннәрнең 90 проценты җыелган. Шулай ук Чистай, Апас һәм Зәй районнарында да малларга азык туплау яхшы бара.
Шул ук вакытта — Югары Ослан, Әгерҗе, Актаныш, Менделеев, Яңа Чишмә, Минзәлә һәм Лениногорск районнары, мәйданның 15 процентын җыеп бетермәгән. Республикада бөртекле культураларны җыюга июльнең беренче ун көнлегендә керешү планлаштырыла, бүгенгә ашлык җыю комплексы әзерләнә.