Республикада икенче ел рәттән, шундый исемастында өченчебуынвәкилләреарасында конкурс уза.
Җиңүчеләрне Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүләкләде. Республика ветераннар советы иҗади ярышларны ике этапта уздырды.
Башта Татартсан буенча сайлап алу туры узды, аннары башкалабыз Казанда төрле номинацияләрдә иң яхшы эшләрнесайлап алдылар — бу фотографияләр, картиналар, агачтан яки металлдан эшләнмәләр. Узган ел үз эшләрен 2 мең катнашучы тәкъдим итсә, быелаларның саны — өч мең иде.
Барлык хезмәтләрне дә ветераннар советы вәкилләре генә түгел, ә мәдәният, сәнгать һәм гамәли иҗат өлкәсендәге белгечләрдә бәяләде. Җиңүгә 60 ветеран дәгъва кылды. Фәрит Мөхәммәтшин ветераннарга актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде, үсеп килүче буынга үз тәҗрибәсен тапшырырга кушты һәм халык традицияләрен саклау мәсьәләләре – илебезнең фундаменталь кыйммәтләре, дип ассызыклады.