Республикада салкын һава торышы атна ахырына кадәр саклана дип фаразлый синоптиклар. Бүген 21 нче июнь, көндез һава температурасы 14 градуска кадәр җылы була. Иртәгә, 22 нче июньдә, явым-төшемнәр фаразланмый, көндез һава температурасы 15 градус җылы булыр дип көтелә. Җәйнең беренче ае тәмамланып килсә дә, алда әле 2 җәй айлары бар.