Әгәр янгын хәбәрен җиткерү җайланмасы дөрес куелмаган, төзек булмаган, нык тузан кунган очракларда да, эшләмәскә мөмкин. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы белгечләре тикшергәндә, беренче чиратта шуларга игьтибар итә.
Күп балалы гаиләләрне беренче чиратта тикшерәләр. Тукай районында шәхси йортта 7 кеше, шул исәптән өч бала янып үлгәч, республика рәисе тикшерүләрне көчәйтергә кушты. Булатовлар гаиләсендә – 10 бала. Хәбәр җиткерү җайланмасын карадылар, янгында үзеңне тоту тәртибен аңлаттылар.
Профилактик әңгәмәләргә киләчәктә гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, социаль хезмәтләр белгечләрен, волонтерларны җәлеп итәләр.
Диана Дасаева, Татарстан яңалыклары.