Республика Дәүләт Советының 44 нче утырышында тикшерелгән төп мәсьәлә – узган елгы үтәлгән бюджетны раслау булды. Бу хакта без алдагы атнада сөйләгән идек. Моннан тыш, депутатлар “Конституция Советы турында”гы яңа законны кабул итте. Аерым муниципаль берләшмәләрнең чикләренә, шулай ук Сайлау һәм Экология кодексларына төзәтмәләр керттеләр.
“Созвездие-Йолдызлык”, “Безнең заман” фестивальләре, “Сәләт”, “Форпост”, “Ватан” хәрәкәтләре, “Урам” һәм “Атмосфера” проектлары. Татарстандагы әлеге чаралар башка төбәкләргә дә үрнәк булып тора. Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республиканың 30 ел элек Россиядә беренче булып “Яшьләр турында”гы законны кабул итүен искә төшерде. Әлеге документ яшьләр сәясәтен активлаштырырга мөмкинлек бирде.
Депутатларның министрга сораулары күп булды. Ничек итеп яшьләрдә хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә, яшь галимнәрне ничек итеп торак белән тәэмин итәргә, авыл яшьләрен ничек якларга?Министрлар Кабинеты хисабына аңлатма биреп, Фәрит Мөхәммәтшин үсеп килүче буынны тәрбияләүдә гаиләнең ролен билгеләп үтте.
Бюджетның былтыргы күрсәткечләрен җентекләп тикшерделәр. Бюджетка барлыгы 453 миллиард сум акча кергән, 10 миллиард сумга күбрәк тотылган. Бюджетка кертелгән барлык законнар, дәүләт программалары үтәлгән.
Төп финанс документы Хисап палатасы тарафыннан җентекләп тикшерелгән. Аңа дәгьвалар булмаган. Парламентта яңа депупат өстәлде, ул Чаллының 20 нче Электротехника сайлау округында өстәмә сайлауларда җиңеп чыкккан РОСТА партиясе вәкиле Руслан Нигьмәтуллин.
Депутаталар шулай ук республика Конституция Советын төзеде, гамәлдәге Сайлау һәм Экология кодексларына төзәтмәләр керттеләр. Дәүләт Советы экология хисабы буенча Россия хөкүмәте рәисе Михаил Мишустинга мөрәҗәгать кабул итте.
Узган атнада Фәрит Мөхәммәтшин парламентта җәмәгать судьяларына таныклыклар тапшырды, парламентарийлар сабантуйларында катнашты, халыкны парламент эшчәнлеге белән таныштырды.
Республикада милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланган бәйрәмнәр дәвам итә. Узган шимбәдә Фәрит Мөхәммәтшин Кукмара районында удмурт мәдәниятенең “Гырон быдтон” бәйрәмендә катнашты.
Якшәмбе көнне Түбән Камада Сабантуй гөрләп узды. Без әлеге бәйрәмнәрдә халыкның милли традицияләрен ничек саклавы белән кызыксындык.
Нефть химиясе шәһәре тарихы – Түбән Каманың горурлыгы. Сабантуе исә бар шәһәр халкын берләштерә. Авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсе барысының да игътибарын үзенә җәлеп итте. Ә татар чәе белән сыйлану, утын яруда яки себерке бәйләүдә осталыгыңны күрсәтү – электән килгән күркәм гадәт, матур гореф-гадәтләр буыннардан-буыннарга күчеп саклана.
Түбән Кама сабантуе ел саен табигатьнең гүзәл урынында – Чулман буенда үткәрелә. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлавын укыды, шулай ук чәчү батырларын һәм алдынгы терлекчеләрне хөрмәтләде. Районның авыл хезмәтчәннәре елның-елында продукция җитештерүдә уңышлы эшлиләр.
Быелгы сабантуеның үзенчәлеге – атларда төрки халыкларның борынгы уены «Алдарыш» булды. Анда Иң көчле, батыр җайдаклар катнашты. Ә авыл хезмәтчәннәре көне буе күңелле ял итте, яңа хезмәт көненә көч җыйды. Хәзер алар кырларда, болыннарда мал азыгы әзерләүдә эшлиләр, техниканы уракка әзерлиләр, терлекчеләр җәй айларында күп продукция җитештереп калырга тырыша.