Күптәннән карталардан җуелган Мәчти авылында зур тарихи чара — һәйкәл ачу тантанасы узды. авылдашлар, иганәчеләр ярдәме белән чынга ашкан һәйкәлдә Бөек Ватан сугышы ветераннары, репрессия корбаннары язылган.
Иске Байсар авылыннна 5 чакрым ераклыкта гына урнашкан Мәчти авылын күпләр хәтерли. Туган нигезләрен сагынып , авылны исәк төшерү нияте белән әлеге урынга ел саен җыела әлеге авыл халкы. Бу юлы алар бирегә тарихи һәйкәл ачарга дип килде.
Мәчти авылында нибары 2 урам була. Кайчандыр, балкып утырган йортлар урынын үлән каплап киткән, алабута, әрем, әрекмәннәр баскан. Әлеге авыл тарихын барлау һәм яшь буынга тапшырып калдыру нияте белән шушы авыл кызы Дәлия апа Ханнанова китап язырга алына һәм аны тормышка ашыра. Тупланган тарих югалмасын дип авыл халкы белән киңәшкәннән соң, һәйкәл торгызырга карар кылалар
Һәйкәлне булдыруда шушы авыл егете Хәмит Янгиров күп көч куя. Төзелеш эшләрен исә, Алберт Галимов җитәкчелегендәге егетләр бригадасы башкарып чыга. Күп кенә авылдашлар һәм иганәчеләр ярдәме белән һәйкәл торгызыла.
Һәйкәл ачу чарасы күпсанлы авлдашлар катнашында узды. Мәчтилеләрнең шатлыгын район җитәкчелеге дә уртаклашты.Әлеге истәлекле урын хәзер авыл тарихын яңартып, авылдашларны туган якка чакырып тора.
Ләлә Зәйнуллина, Регина Салахова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары, Актаныш районы.