Тарихы ерак гасырларга тоташкан шахмат уены бүгенге компьютер, гаджетлар дөньясында да популярлыгын югалтмый. Әлеге уенның иң төп әһәмияте — кешенең интеллектуаль сәләтен үстерергә ярдәм итүдә.
Һәм бүгенге татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифәнең чираттагысы, халыкара дәрәҗәдәге шахмат-шашка остасы, өч тапкыр СССР чемпионы, СССРның атказанган тренеры, татар телендә шахмат уены турында беренче китап авторы Рәшит Нәҗметдинов турында. Сүз уңаеннан, аның абыйсы танылган язучы Кави Нәҗми була.
Быел данлыклы шахмат остасына 111 ел тулды. Аның тормышы белән тулырак, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.